ХУҖАБИКӘГӘ: кетчуп рецепты Кирәк: - помидор - 4 кг - суган - 6 данә - алма - 0,5 кг - кызыл баллы борыч - 3 данә - әче борыч - 2 данә (булмаса, кара борычны күберәк салырга) - сарымсак - 5-6 тырнак - бөртекле кара борыч - 10 данә -лавр яфрагы 10 данә - тоз - 2 аш кашыгы - корица - 1 чәй кашыгы - төелгән борыч - 1 чәй кашыгы - шикәр комы - 300 грамм Эш барышы: 1. Барысын кушып, 1,5 сәгать кайнатырга. 2. Блендр белән изәргә. 3. 70 грамм уксус салырга һәм 30 минут кайнатырга. 4. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән капларга. Бакчачы Лилия каналы